Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кадрәк авыл җирлегендәге җыен Җәмәк авылындагы яңа клубта узды

Әлеге клуб 27 миллионга төшкән, шуның 5 миллионын район күтәргән.

Яңа клуб территориясен әйләндереп алу өчен «Агросила» грантын отканнар. Бер миллион 350 мең сум акчага койма тотылган, территориясенә брусчатка җәелгән һәм чишмә ремонтланган. Җирлек башлыгы Хәлил Нәбиуллинның оештыру-масса һәм социаль-икътисадый үсеше буенча 2025 елга хисабы тыңланды. Барысы 460 кеше гомер итә. Кадрәк авыл җирлегендә ел буена бер йортта салынмаган, мал тотучылар саны да елдан-ел кими бара, бу инде үз чиратында авыл халкының картаюы белән аңлатыла. Җирлектә җир салымы — 509 мең 294 сум, НДФЛ — 101мең 294 сум итеп арттырып үтәлгән. 


Җирлекнең яшәеше дә халыкның үз мәшгүльлеге белән бәйле. Җирлек халкында 312 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 153 башы савым сыерлары. Җирлек халкыннан ел буена 298,1 тонна сөт җыелган. Җирлек халкы моннан башка 30 баш ат, 136 баш сарык һәм кәҗә, 120 баш умарта оясы һәм 1511 баш кош-корт тота. Иң күп мал тотучылар Әлфия Мияссарова — 47 баш мөгезле эре терлек тота, шуның 24 башы савым сыерлары. Әлфия ханым савылган сөтен Чаллы шәһәренә алып барып сәүдә итә. Бу шәхси эшмәкәрненең 42 гектар җире дә бар. 


Җирлектә халыкка яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган: газ, ут, су кергән. Авыл халкы бөтен уңайлыклары булган йортларда яшиләр. Авыл юллары ел саен ремонтланып тора. Җирлек халкы узара салымны вакытында җыеп тапшырган, биредә барысы хөкүмәт биргән ярдәмне дә кушып 882 мең 417 сум тәшкил иткән, әлеге сумманың 100 проценты да үзләштерелгән. Әлеге акчалар ярдәмендә җирле әһәмияттәге шактый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туган. 


Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә авыл халкы һәм районнан төрле ярдәмнәр күрсәтелә. Авыл җирлеге территориясендә битараф булмаган кешеләр маскировка челтәрләре үрү, чәй тутыру, токмач, чәк-чәк ясау эшләрен оештырганнар.Шулай ук МХО зонасына да ярдәм җыю даими оештырыла. 


Кадрәктә узган халык җыенын район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев алып барды, үз чыгышында районыбызда эшләнгән эшләр турында бәян итте, республикада булган программаларда актив катнашып эшләргә чакырды. 
Җыен ахырында анда катнашучылар җаваплы затлардан үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. 
Иске Мунча авылында гомер итүче Рәфкәт Ханов үзенең авылында юл мәсьәләсе һәм җирлек территориясендә эшли торган «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында үстерелгән чөгендерне ташучы машиналарның юлны бетерүе, зур чыгымнар түләп салдырган юлны сакларга кирәклеге турында борчылуын белдерде. 
 
Акцент 
Җирлектә яшәүче Артур Гафуров әле яңа гына терлекчелек белән шөгыльләнә башласа да мал санын 80 башка җиткерде. Ул «Агростартап» гранты буенча 5 миллион сум акча отты. Шул акчага техника һәм бозаулар сатып алды. Ике кешене эшле итте һәм 58,8 гектар җир дә эшкәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев