Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәк авыл җирлегенә караган авыл юллары һәм авыл урамнары яктыртыла

Элек Кадрәк авыл җирлегенә караган Иске Мунча, Мортыш Тамак авылларында бөтенләй ут юк иде, авыл урамнары яктыртылмады.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ” 7 сентябрь, 2020 ел) 

 Әле шушы араларда гына Иске Мунча авылына чыга торган Минзәлә елгасы аша яңа күперне сала башладылар. Шул уңайдан Кадрәк Карашай Саклау юлыннан Иске Мунчага таба авыл юлларын, Иске Мунча һәм Мортыш Тамак авылы урамын  яктырту өчен эш башланды. Әлеге эшне Минзәләнең “Энергия” ҖЧҖ эшчеләре башкара.  Алар башта яктырткычлар өчен җир астыннан 480 метр озынлыкта кабель суздылар, аннары ХТЗ тракторы белән 2,5-2,8 метр тирәнлектә бораулап косынка утырттачаклар һәм шул косынкага 9 метр озынлыктагы баганаларны беркетеп куеп энергияне  сакчыл тота торган яктырткычлар куячаклар. Авыл юлларын һәм авыл урамнарын яктырту “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” милли проекты кысаларында башкарыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев