«Каенкай» балалар бакчасында «Татар малае-2024» конкурсының район этабы узды
Конкурста 5-7 яшьлек шәһәр һәм авыл балалар бакчаларының 12 тәрбияләнүчесе катнашты. Алар барысы да үз балалар бакчаларында сайлап алу турында җиңүчеләр.
Катнашучыларның осталыгын мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Ләйсән Лобанова, мәгариф бүлеге методисты Айгөл Салахова, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Наилә Кәлимуллина бәяләде.
Мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Ләйсән Лобанова, чараны ачып, әлеге конкурсның максаты яшьтән үк балаларда туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү дип билгеләп үтте.
Тамашачылар 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әзерләгән концерт программасын зур кызыксыну белән карадылар.
Беренче этапта талантлы һәм күңелле, шаян һәм актив конкурсантлар актив рәвештә визиткалар тәкъдим иттеләр. Алар үзләре, әти-әниләре һәм мавыгулары турында татар телендә сөйләделәр.
Икенче этап иҗади номер иде. Монда катнашучылар үзләренең актерлык осталыкларын күрсәттеләр. Алар җырлауда һәм биюдә, нәфис сүз башкаруда үз сәләтләрен генә түгел, ә туган телгә, гаиләдәге гореф-гадәтләргә мәхәббәтләрен дә күрсәттеләр.
Барлык балалар да милли киемнәрдә чыгыш ясадылар һәм татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
«Татар малае-2024» конкурсы бер сулышта узды. Күзләре янып торган бу малайларга карап, татар теленең исән икәнен һәм алга таба да яшәячәген аңлыйсың.
Жюри әгъзалары балаларның чыгышларын югары бәяләде.
— Барлык конкурсантлар да бик яхшы әзерләнгән иде. Безгә уртак фикергә килеп җиңүче баланы сайлау авыр булды, — диделәр алар.
Шәһәр балалар бакчалары арасында «Татар малае-2024» конкурсының район этабында:
1 урын — Рәхим Шакирҗанов (8 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе)
2 урын — Кәрим Билалов (11 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе) һәм Азамат Сафин (10 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе)бүлештеләр
3 урын — Камил Гимаев (7 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы)
Авыл балалар бакчалары арасында:
1 урын — Артур Закиров (Юртау балалар бакчасы)
2 урын — Ислам Салихов (Коноваловка балалар бакчасы)
Люзия Фәррахова, 8 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең татар теле буенча тәрбиячесе:
— Бүген район этабында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Рәхим беренче урынны алды. Без бу конкурска бик тырышып әзерләндек.Мин нәтиҗәләрдән бик канәгать. Бу безнең уртак җиңүебез, һәм жюри әгъзаларының тәрбияләнүчебезне югары бәяләвеннән канәгать. Рәхим татарча бик яхшы сөйләшә. Аның гаиләсендә татар мәдәнияте традицияләре саклана. Өйдә әти-әнисе, әби-бабалары белән туган телендә генә сөйләшүе сөендерә.
Барлык конкурсантлар да төрле номинацияләрдә дипломнар, бүләкләр һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев