“Калморза” хуҗалыгында ашлык саклагычлар төзүгә ныклы игътибар юнәлтелә
Быел Николаевка авылындагы ындыр табагында да һәрберсе 2500 тонна ашлык сыйдырышлы ашлык саклагычлар төзи башладылар.
Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”
“Калморза” хуҗалыгында ангар төзү эшләре оешкан төстә бара. Бу максат та бригада оештырылып, алар тарафыннан төзү эшләре киң колач алган һәм түбәләр су кермәслек итеп эшләнә.
Бригада составына уңганнар гына тупланып төзүчеләр: Сергей Амиров, Александр Миллер, Владислав Ямалеев, Радик Кашбиев, Илназ Аглямов өлгерлек күрсәтәләр. Бригаданың эшенә хуҗалыкның бригадиры Галимҗан Шакиров контрольлек итә, эшне оештыру өчен зур көчен куя.
Тулырак әлеге эшләр барышы турында "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының алдагы саннарында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев