Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Калморза” хуҗалыгында терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә булды

Семинарга килгән белгечләр “Калморза” хуҗалыгыннан күп нәрсәгә өйрәнеп була икән дигән фикер белән кайтып киттеләр.

 (Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Бүген “Калморза” хуҗалыгында терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә республикадагы 9 районның (Алабуга, Менделеевск, Актаныш, Тукай, Мөслим, Зәй, Түбән Кама, Минзәлә) авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, ветеринария табиблары, зоотехниклар, хуҗалык җитәкчеләре катнаштылар.

Район башлыгы Айдар Салахов семинар киңәшмәгә килүчеләрне районның терлекчелек тармагында барган эшләр белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Семинарның гамәли өлеше Калморза сөт комплексы базасында үтте. Биредә бозауларны ашату технологиясен карадылар. Семинарда катнашучыларга бозауларны эчертү һәм иммуннопрофилактик чаралар схемасы күрсәтелде. Йогышсызландыру, идентификация, сөт таксие, сөт угызы банкы, ветеринария техникасын демонстрацияләүне дә карап үттеләр. Каплату яшендәге таналарны ашату һәм тоту технологиясе белән таныштылар. Сөт бизләре авыруларын(мастит)профилактикалау, сидек юллары органнары(эндометрит), тояклар, матдәләр алмашуы бозылуы( кетоз, ацитоз) кебек авырулар белән көрәшү юллары турында тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинар барышында Дери Комп 305 программасында эшләүне күрсәттеләр. Азык хәзерләү бинасында  катнашазык рацион структурасы һәм составы. DТМ программасында идарә итү эшләү. Азык хәзерләү технологиясе. Әзер монокормның структурасын карап үттеләр. Азык хәзерләү техникасын да карадылар. 

Бу хуҗалыкта семинар бик югары дәрәҗәдә оештырылган, семинарга килгән кешеләр хуҗалыктагы эшләр белән танышкач, шаккаттылар. Хуҗалыкта бүгенге кондә 260 баш савым сыеры бар, алардан 7700 килограммнан артык сөт савып алына.

Семинарда “Терлекчелек буенча агымдагы 1 кварталда эш йомгаклары” белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, 6 айга кадәр бозауларны ашату, тәрбияләү һәм саклау технологиясе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы  Алмаз Хисаметдинов, “Муниципаль районнарда  сөт терлекчелегендә цифрлаштыру темплары” турында  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эшенең дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең  начальник урынбасары Гелүс. Баязитов һ.б.лар чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев