Калморзада ифтар ашын гаиләләр бергәләшеп үткәрде
Чыннан да бу бәрәкәтле көннәрнең, изге айның мәрхәмәт һәм миһербанлы белән тулы көннәрендә авылдашлар белән Аллаһ йортында җыелып, бергәләп авыз ачулар-Минзәләбезнең кайсыбер авылларында матур традициягә әйләнеп бара. Әлбәттә райондашларның ихлас гамәлләрендә игелек белән тулы эшләренә сокланмый мөмкин түгел!
Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ”
Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәл санала. Калморза авылының Мөнәздәһә мәчетендә дә зурлап ифтар ашы уздырдык,-дип хәбәр итте безгә Әлфия ханым Газизова. Мәчеттәге ифтар ашын Рәхимов, Латыйпов, Габдрахманов, Исхаков, Газизов гаиләләре оештырдылар.
Мәчеттә авыл имамы Рафаэль Нуриев Корьән укыды. Аю авылы имамы Рәфкат хәзрәт Ялалов азан әйтте. Мөселманнар авыз ачканнан соң бергәләп намазга бастылар. Аннан мул табыннар артында ифтар кунаклары сыйланып, аралашып утырды. Бу авылда соңгы биш елда күп кеше катнашында узган әҗер-саваплы мәҗлес булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев