Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Калморзаның кукурузы шәп үскән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин район хуҗалыкларында булдылар

«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендәге көзге бодай басуын суктыруны төгәлләделәр. Биредәге басуда 12 берәмлек комбайн ашлык суктырды. «Заиковский» хуҗалыгында арпа суктыралар. «Калморза» хуҗалыгыда кукуруз басулары бик яхшы күренә, кукурузның биеклеге 2,5 метрга җитә. Идарә белгечләре «Мензелинские зори» агрофирмасы басуларындагы эшләр белән дә танышты, биредә көзге бодай басуында 7 комбайн игеннәрне суктыра. Илфар Халиков хуҗалыкларда урактан тыш көзге чәчүгә туфрак әзерләү, терлек азыгы хәзерләү минераль ашлама туплау мәсьләләренә игътибарны юнәлтте. Илфар Халиков авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты, аларга хуҗалыклар белән килешеп җирлек халкына пай җирләре өчен ашлыкны сентябрь башына биреп бетерергә кушты. 

Илфар Халиков фикеренчә, районыбыз хуҗалыкларында бөртекле-кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш басуларының торышы бик яхшы. Басулар әлегә мул уңыш вәгъдә итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев