Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Кама Беконы» ҖЧҖ дә кукурузны силоска сала башладылар

Хуҗалык терлекләр өчен 30 мең тонна сенаж салып куйган

(Дилфас Галиев)

«Кама Беконы» ҖЧҖ дә силос өчен кукуруз 5339 гектарда үстерелде. Хуҗалык кичә 169,81 гектарлы Коноваловка янындагы басуыннан кукуруздан силос салуга кереште.

Кукурузны урып җыюга беренче булып «Крона» комбайны белән Николай Яковлев чыкты. Ул «Шакман» автомашиналарына кукурузны төяп җибәрә. Шоферлар: абыйлы-энеле Артур һәм Айдар Гилязовлар, Петр Шиворов, Илшат Галиев, Наил Нигъматуллин басу силос базы арасында тыз-быз йөреп торалар. Кайткан силосны «Аксион 950» тракторында Флүр Фаттахов, «Джон Дир 9» тракторында Ленар Ионов таратып таптап, тыгызлап торалар. Алдагы көндә басуга тагы бер «Крона», 4 берәмлек «Ягуар» комбайны һәм 31 берәмлек «Шакман» автомобиле кукурузны урып-җыюга кушылачак.

— Кукурузның массасы елына күрә ярыйсы, әлегә гектарыннан 200 центнердан артык масса чыга, — дип хәбәр итте "Минзәлә-информ"га хуҗалыкның баш агрономы Фәнис Ибятов.

Сан

Хуҗалык терлекләр өчен 30 мең тонна сенаж салып куйган. Әле тагын судан соргасыннан һәм тары культурасыннан сенаж салачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев