Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Кама беконы» ҖЧҖ язгы чәчүгә бик яхшы хәзерләнгән

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән махсус комиссия район хуҗалыкларында машина трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын һәм хуҗалыкларның эш планнары буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

Алар «Кама беконы» ҖЧҖ, «Август-Мензелинск» ҖЧҖ, «Ильнур» КФХсы, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, «Калморза» хуҗалыгы, «Заиковский» ҖЧҖ машина трактор паркында булып авыл хуҗалыгы техникаларын тикшерделәр һәм игенчеләребезнең язгы чәчүчгә яхшы хәзерләгәннәрен билгеләп үттеләр. Районыбыз хуҗалыкларындагы техникалар елдан-ел яңартылып тора «Кама беконы» ҖЧҖ быелгы язгы кыр эшләре өчен генә 800 млн. сумлык яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыланган. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкил Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының инҗенер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Инсаф Шарафиев, безнең район механизаторларының язгы кыр эшләренә әзерлеген елдан-ел яхшыра дип бәя бирде. Шулай ук техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче начальнигы Илфар Халиков, механизазия буенча консультант Илгиз Файрушин һәм ТРсы Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча начальнигы Ринат Гыйльманов озатып йөрде. 

Быелгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурста районыбыз хуҗалыклары арасында «Кама беконы» ҖЧҖ хуҗалыгына тиңнәр табылмады. Әлеге хуҗалык 50 балл җыеп беренче урынны яулады. Икенче урынны «Калморза» хуҗалыгы һәм «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы алды (49 балл), өченче урын 48 балл җыеп «Август Мензелинск» ҖЧҖ һәм «Заиковский» ҖЧҖ гә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев