Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Сабантуйны Минзәлә халкы өчен ТОС оештырдылар

Балаларга һәм өлкәннәргә уеннар бик ошады

Нефтьчеләр паркы иртән иртүк гөрләде. 8 нче санлы "Кояшкай"  бакчасы 5 ТОС белән берлектә 1 комплекста яшәүчеләр өчен Кече Сабантуй оештырдылар. Нефтьчеләр паркын танырлык  түгел иде: төрле төстәге шарлар, флагчыклар, чигелгән сөлгеләр  белән бизәлгән парк халык белән шыгрым тулы булды. Олысы да кечесе дә бүген бәйрәм итте.

"Кемнәрдер, унайлы эскәмияләргә утырып, гапләшеп,  рәхәтләнеп,  матур паркта милли көйләр, җырлар тынлап, балалары, оныклары уйнаганын сокланып карап, ял иттеләр. Ә күпчелеге дәртле, кызыклы уеннарда катнашып, бүләкләр җыйдылар. 5 ТОС җитәкчесе  Смородинова В.Л., ике зур капчык тутырып, бүләкләр алып килгән иде. Драмтеатр директоры Гайниев И.З., "Агыйдел" кибете директоры Саттаров И.З. бүләкләре, чыннан да, бик шәптән иде. Бүләккә карап, уеннары да кызыклы булды. "Көянтә белән су ташу", "Кашыкка йомырка салып йөгерү",  "Капчык,, шорты киеп йөгерү",  "Парник", "Гәлүшкә шар куеп йөгерү" кебек  уеннар Сабантуйда катнашучыларнын күнеленә хуш килде. Дәртле татарча биюләр, заманча флешмоб бистәдә яшәүчеләрнен күнелен тагын да күтәреп җибәрде. Яхшы кәеф, күтәренке күнел белән халык әкрен генә таралышты бәйрәмнән. Мондый җылы очрашулар киләчәктә дә булыр, дип, өметләнеп калабыз", - балалар бакчасы методисты Светлана Петрова хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев