Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хатын-кызлар көненә багышланган концерт

Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә зур бәйрәм чарасы уздырылды. Район мәдәният сарае бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап зур концерт булды.

Концерт башында тамашачыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, район кураторы Азат Хәмәев  тәбрикләде. Халыкара хатын-кызлар көнен районыбызда яшәүче гүзәл затларыбыз көтеп ала. Сезне ихлас күңелдән язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, телим. Киләчәктә дә бүгенгедәй дәртегез ташып торсын. Сезне балаларыгыз хөрмәт итсен, алар сезгә терәк булсыннар. Сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм, -диде Айдар Салахов. Аннары Азат хәмәев сүз алып болай диде:

-Безнең хатын-кызларыбыз һәрвакыт актив тормыш белән яшиләр.Бүләкләр биреп бер-берегезне сөендерегез, шатландырыгыз. Сезне барыгызны да якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Шулай ук сөекле әниләребез, апалар һәм сеңелләребез, әбиләребезне бәйрәм белән тәбриклим. Күк йөзенең аяз, һәр гаиләдә тынычлык, күңелләрегезнең күтәренке булуын телим. Тәбрикләүдән соң Айдар Салахов һәм Азат Хәмәев “Бөек Җиңүгә-75ел” дигән юбилей медален тыл ветераннарының күкрәкләренә тактылар.  

Бәйрәм уңаеннан Минзәлә медицина училищесы студентлары, укытучылары “Яз! Хатын-кыз! Мәхәббәт!” дигән бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр. Минзәлә медицина училищесында белем алган элеккеге студентларның биюләре  тамашачыларны тагы да җанландырып җибәрде,  аларның чыгышы нур-өстенә нур булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев