Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗәмәт авылында федераль проект буенча ял итү паркы ачылды

“Авыл территорияләрен төзекләндерү” федераль программасы кысаларында Хуҗәмәт авылының уртасында ял паркын ачу тантанасы булды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Бәйрәм чарасына авылның олысы-кечесе җыелган иде. Паркны ачу тантанасы район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте. Авыл уртасында, социаль объектлар янәшсендә урнашкан ял паркы бар яклап уңайлы. Биредә, саф һавада күңел ачу чаралары үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Паркта бүген ярминкә дә оештырылган иде: авыл халкы кош, мал итләре, сөт продукцияләре, кайнатмалар, кул эшләнмәләре белән сату итте. Бәйрәмгә килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

Наил Хисамбиев, район башлыгы урынбасары:

–Грант средстволарына җирлектә шушындый матур, уңайлы ял итү паркы төзелде. Әлеге җәмәгатьчелек пространтсвосында һәрвакыт җанлылык булсын, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан урынына әверелсен. Район Советы депутатлары Марат Сәмигуллин, Хәнәфи Кәримов шушы җирлектәге авылларны төзекләндерү буенча күпкырлы эшчәнлек алып баралар. Алар алга таба да таяныч булырлар дип ышанасы килә.

Гөлназ Вилданова, Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы:

–Яңа ел алдыннан һәркем ниндидер могҗиза көтә. Безнең җирлек өчен мондый могҗиза шушы парк булды. Без аңа “Волшебный городок” дигән исем бирдек. Яңа елда һәркайсыбызның хыяллары чынга ашсын. Ә парк балалар яратып уйный, әти-әниләр ял итә торган урын булсын. Шушы хозурлыкны яратып кына түгел, саклап та тотыйк!

Безнең өстәмә

«Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасы буенча 2020 елда 62 грант буенча эшләр башкарылды. Аларның 14е – «Ял итү зоналарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын булдыру һәм төзекләндерү», 48е – «Территорияләрне яктыртуны оештыру", аның кысаларында 1375 светодиод яктырткыч урнаштырылды. Әлеге проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә авылларда урамнарны төзекләндерү, балалар өчен ял итү урыннары булдыру һәм төзекләндерү проблемалары хәл ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев