Реклама
Көн темасы
Киез итек киеп футбол уйнау гадәткә кереп китте
Районыбызның “ Юбилейный” спорт мәктәбе тырышлыгы белән яңа матур традиция барлыкка килде.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Ел саен бу төр ярышны Яңа ел каникулларында оештыралар. Әлеге спорт төре буенча ярыш Октябрь урамындагы шугалакта оештырылды. Бу төр бәйгедә “Юбилейный” спорт мәктәбендә йөзүчеләр түгәрәгенә йөрүчеләр катнашты. Алар ике командага бүленеп киез итекле футбол уйнадылар. Алар белән бергә тренерлары Алфир Сафиуллин да янып-пешеп уйнады. Ярышта катнашкан һәр балага махсус призлар өләшенде. Балалар әлеге төр ярыштан зур канәгатьләнү хисе алып кайтып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев