Клуб авылның җаны, милли үзенчәлеге
Бүген Карар Азик авылында клуб ачылу тантанасында Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, авыл халкы һәм башкалар катнаштылар.
Дилфас Галиев
Авыл халкына күңел ачу урыны-клуб. Бәйрәмдә катнашучылар, килүчеләр өчен самавырлар кайнатып,чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Айдар Салахов ассызыклаганча, әлеге вакыйга монда туган, кайчандыр монда яшәгән кешеләр өчен зур бәйрәм. «Монда яшәүчеләр өчен башта асфальт юл салынды. Авылга 1700 елларда нигез салынган. Клуб тарих, мәдәният, традицияләр-ул халыкның җаны, аның милли үзенчәлеге нигезе. Клуб тирәсен агачлар утыртып парк та ясарга кирәк булачак. Клуб гөрләп эшләсен», – диде район башлыгы.
Чыгыш ясаучылар: «Бу районда бердәнбер кечкенә чуваш авылы. Үз телегезне, үз традицияләрегезне саклагыз. Район республиканың һәм күп кенә федераль программаларда актив катнаша. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсенә аеруча зур игътибар белән карый», дип билгеләп үттеләр.
Чыгышлардан соң Юшады авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Эльмира Шатунова, Михаил Шатунов, Юрий Шатунов, Александр Жуков, Геннадий Арзамасовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыл тасманы Айдар Салахов, Азат Хамаев, Ленар Хәкимҗанов һәм Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов кистеләр.
«Клубта күптәннән эшлим. Клубыбыз бик искергән иде, уңайлыклары да юк иде. Рәхмәт Рәисебезгә, Айдар Салаховка, Азат Хамаевка, „Гранит“ ҖЧҖ төзүчеләренә бәйрәм алдыннан шундый бүләк ясаулары өчен»-диде клуб мөдире Эльмира Шатунова.
Кунаклар, авыл кешеләре өчен үзешчәннәр зур концерт күрсәтте. Клубны ачу тантанасы зур бәйрәмгә әверелде. Бу сәхнәдән җыр, бию өзелмәсен, күңелле уеннар беркайчан да тынмасын, дигән теләктә калыйк.
Учреждение «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңартылды. Каран Азик авылында 1939 елда 450 кеше гомер иткән. Хәзерге вакытта биредә 13 йортта 31 кеше гомер итә. Бер бала Николаевка авылындагы гомуми белем бирү мәктәбенә һәм бер бала шул авылның балалар бакчасына йөри. Клубның 30 кешелек тамаша залы бар. Авыл музее да шунда урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев