Көн салкын булуга карамастан ярминкә гөрләде
Гадәттәгечә ярминкәгә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре, фермерлар һәм ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
(ДилфасГалиев, “Минзәлә-информ”)
Халык сыер, сарык һәм кош-корт итләрен Яңа ел бәйрәменә бик яратып алды. ПО “Минзәлә”нең бодай һәм кондитер әйберләре, эшмәкәрләр алып килгән төрле сөт продукцияләренә дә сорау зур булды. Ярминкәдә кышкы ассортимент товарларыннан шәл, оекбаш һәм башкасы да бар иде. Тауасты Байлар авыл җирлегеннән Илгизәр Гатиналып килгән төрле фасондагы һәм үлчәмдәге киез итекләрне дә яратып алдылар минзәләлеләр.Урман хуҗалыгы нарат агачы, каен утыны, төрле сувенирлар һәм башкасы белән сәүдә итте. “Дәүләтов” КФХсы ярминкәгә сатарга ике тонна бәрәңге алып килгән.
Шулай ук Юртаудан-Ирек Хамматов, Воровскийдан-Фәнис Әхметзянов, Җәмәк авылыннан Ринас Вәлиев, “Калморза” хуҗалыгы алып килгән иткәдә сорау зур булды. Минзәләдән Илгиз Сахапов хуҗалыгында үстерелгән куян итен дә яратып алдылар. Минзәләнең балык участогы да 800 килограммнан артык төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә Иван Горбунов балыкны үзенә генә алмаган Чаллы шәһәренә туганнарына кунакка бара, алар өчендә ул 10 килодан артык балык сатып алган. Балык дигәннән махсус савытка тутырып тере карп һәм сазан балыгы да алып килгәннәр, аның килосын 220 сумга саттылар. Чулпан авылыннан Резеда Якупова, Римма Хабибрахманова бик күп каз һәм тавык алып килгән. Наратлы Кичү авылыннан Диләрә Сафиуллина да кош-корт итләрен тиз арада сатып бетерде.
-Оештыручыларга бик зур рәхмәт, ассортиментта зур,бәяләр дә чамалы, сатучыларда ачык йөзле. Мин итне һәрвакыт Ирек Хамматовтан аламын, ул җитештергән ит һәрвакыт тәмле була. Без-Минзәләлеләр өчен чын бәйрәм инде,-дип рәхмәтләрен җиткерде пенсионер Хәсәнҗан Галимов. Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, халык фикере белән кызыксындылар.
Аннары район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният сарае каршында җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде. Ул киләчәктә дә бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләргә чакырды. Айдар Салахов 2021 елда Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасындагы смотр-конкурста җиңүче авыл җирлеге башлыкларына Алия Шәрипова (Югары Тәкермән авыл җирлеге) һәм Айрат Галимовка (Аю авыл җирлеге) хөкүмәт тарафыннан бирелгән эштә кулланыр өчен “Нива Шевроле” автомобильләре ачкычын тапшырды. Халык белән турыдан-туры эшләүче җирле үзадарәләр алдында бүген авылларның киләчәген кайгыртып эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек эшен шәхси хуҗалыкларда шартлар тудыру, маллар санын арттыру кебек җитди бурычлар тора. Әйе, авыл халкы белән уртак тел табып, авылларыбыз кешеләрен эшле итү, авылда җитештерү күләмен арттыру зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев