Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көннәр аяз тора, комплекслы эш алып бару зарури

Язгы кыр эшләрендә “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза”, хуҗалыгы һәм “”Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда иртә сабан культуралары барлык мәйданның 97-86 процентында эш башкарылган.

(Минзәлә, 3 май,  “Мензеля-информ”, Дилфас Галиев).  Дөньяда коронавирус авыруы таралуга карамастан, Минзәлә игенчеләре кырларда алдагы уңыш өчен җиң сызганып эшлиләр. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә дә карамастан Минзәлә басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара.

Язгы чәчү өчен  орлыкның  7695 тоннасы  инкрустацияләнгән. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре бүген бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчеп бетерәләр.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 5142 гектарда арпа чәчүне төгәлләделәр.  Шулай ук “Калморза” хуҗалыгы механизаторлары 4543 гектарда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчтеләр.  “Юдин” КФХсы механизаторлары 22 гектарда бодай һәм 30 гектарда арпаны куенына иңдерде. “Салихов” КФХсы механизаторлары да кичә 20 гектарда борчак чәчүне тәмамладылар.  Район буенча барысы иртә сабан культуралары чәчү планы 57 процентка үтәлде. Кичә “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары рапс чәчүгә керештеләр һәм 125 гектар күләмендә рапс чәчтеләр. Язгы чәчү буенча “Рус” ҖЧҖ һәм “Кама беконы” ҖЧҖ игенчеләренә башкаларга тиңләшү өчен тырышып эшләргә кирәк. 15 апрельдән башлап район кырларында 35,5 миллиметр күләмендә явым-төшем булды.

Район буенча барысы бодай-5362, арпа-13103,борчак-1310, солы 181 гектарда чәчелгән. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 424 гектарда шикәр чөгендере чәчтеләр. Кичә районыбыз кырларында 43 трактор эшләде. Татарстан Республикасында 464100 гектарда иртә сабан культуралары җир куенына иңдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев