Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Комбайннар уракка әзер

“Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсының былтыр комбайнда эшләгән механизаторлары язгы чәчү төгәлләнү белән комбайннарны ремонтларга алындылар.

(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)

МТСта ремонтта эшләгән механизаторлар(алар 20 кеше) кайнар аш белән тәэмин ителә, тиешле шартлар тудырылган.  Уракка чаклы 12 данә “Торум-750” комбайнын ремонтлап та бетерделәр.    Егетләрнең эшенә мастерскойда машина технологик станциясенең идарәчесе Рәмзил Хәлиуллин, инженер Илназ Исламов, агроном Мансур Сарваров контрольлек итә.

  Уңган механизаторлар  комбайннарны ремонтлау өчен көчләрен кызганмадылар, ди Минзәлә ОСПсы җитәкчесе Рөстәм Исламов.

Акцент. “ Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсында    бер комбайнга бер мең гектардан артык җир туры килә, бу республикада иң зур күрсәткеч.  

Ремонтта эшләүче комбайнчылар һәм бу хуҗалыктагы яңа технологияләрне кулланганда комбайннарның роле хакында газетабызның киләсе санында укырсыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев