Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Комплекслар үсеш ноктасы булачак

Районга эшлекле сәфәре барышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм район башлыгы Айдар Салахов “Август ” компаниясенең Минзәлә ОСПсы Аю белән Степановка авылы арасындагы сөт комплексының төзелешен карадылар.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

“Август-Агро” компаниясенең генераль директоры Айдар Гәләүтдинов комплекста бара торган төзелеш эшләре белән таныштырды.  Монда сенаж-силос салу өчен һәрберсе 3 мең тоннага исәпләнгән озынлыгы 76 метр, киңлеге 18 метр һәм биеклеге 4 метр траншеяларның төзелеш эшләре 80 процентка башкарылган. Яңа сезонга печән складын да төзи башлаганнар. Коры азык складына, сыерлар тора торган бинаның нигезе дә салынган. Территорияне махсус сетка белән әйләндереп ала башлаганнар.

Мондагы төзелеш эшләрендә 30 эшче һәм 11 инженер техник хезмәткәр эшли. Биредә 2400 баш савым сыерына исәпләнгән сөт комплексы 31 гектар мәйданда урнашачак. Аның беренче чиратын агымдагы елның дүртенче кварталында сафка бастыру каралган.  Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач биредә көненә 160 тонна сөт җитештереләчәк.

 Аннары  Коноваловка авылы тирәсендә “Кама беконы” ҖЧҖ төзи башлаган 6 мең баш савым сыерына исәпләнгән сөт комплексы төзелеше проекты белән таныштылар. Коноваловка авылы тирәсендәге сөт комплексы 100 гектарга якын мәйданда урнашачак, биредә 109 кешегә эш урыны булдыру каралган. Комплекс төзелешендә бүгенге көндә 15 йөк автомашинасы, 6 эксковатор, 2 бульдозер һәм башка техника эшли. Тиздән монда ике сменада эш алып барылып, көн саен 400 эшче эшләячәк. Мондый терлекчелек комплексы Татарстан Республикасында бердәнбер, аның аналогы Төмән өлкәсендә генә бар,-диде “Кама беконы” ҖЧҖ генераль директоры Равил Сафиуллин. Комплексның беренче чираты агымдагы елның азагында төзелеп бетәчәк. Комплекс өчен җиһазларны Германиядән кайтарачаклар. Биредә ноябрьнең 15 ләрендә савым сыерларын алып кайтып урнаштырачаклар. 1 мең баш үзләрендә булган фермаларыннан, калган 300 башын Эстониядән алып кайту планга кертелгән. Комплексның икенче чираты 2023 елда сафка басачак. Комплекс тулысынча төзелеп беткәч көненә 160 тонна сөт җитештерү каралган. Министр терлекчелек комплекслары төзелешләрен уңай яктан бәяләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев