Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Көннәр аяз тора, комплекслы эш алып бару зарури

Кичә районыбыз кырларында 45 трактор эшләде. Татарстан Республикасында 202 мең гектарда иртә сабан культуралары җир куенына иңдерелгән.

 “Калморза” хуҗалыгының алдынгы механизаторы  механизаторы Айрат Мөбәрәкшин(фотода) көнне-төнгә ялгап эшли. Ул хәзерге вакытта сабан бодае чәчеләчәк басуга “Ксерион-5000” тракторына тагылган ФДС 6000 агрегаты белән  көн саен 140-150 гектарга КАС кертә. Ул улы Айгиз белән ярышып эшли.

Язгы кыр эшләрендә “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза”,  хуҗалыгы һәм “”Мензелинские зори” агрофирмасының Кадәк җитештерү комплексыигенчеләре   әйдәп баралар.Аларда иртә сабан культуралары барлык мәйданның 32-48 процентында эш башкарылган.

Барлык көч язгы чәчүгә юнәлдерелгән.  20 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда барлыгы 6272 гектар сабан ашлыгы чәчелгән, бу барлык иртә культуралар мәйданының 12,2 процентын тәшкил итә.  Районның һәр хуҗалыгы үз тәҗрибәсеннән чыгып төрле чәчү технологиясен куллана.

Реклама

“Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 2357 гектарда арпа чәчтеләр, алар бүген арпа чәчүне төгәлләргә исәп тоталар.  “Калморза” хуҗалыгы механизаторлары 396 гектарда борчак,1100 гектарда арпа чәчүне төгәлләп куйдылар. “Полянка” КФХсы механизаторлары 300 гектарга якын арпаны куенына иңдерде. “Ильнур” КФХсы механизаторлары да 650 гектарда арпа чәчтеләр. “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП хуҗалыгы  механизаторлары көн саен 350 гектарда көзге бодайга КАС кертәләр.   “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре 19 нчы апрель көнне 200 гектар шикәр чөгендере чәчтеләр. Язгы чәчү буенча “Рус” ҖЧҖ һәм “Кама беконы” ҖЧҖ игенчеләренә башкаларга тиңләшү өчен тырышып эшләргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев