Корбан суйсагыз, сарыкларны Минзәлә районы фермерларыннан алыгыз
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада эпизоотик хәл һәм аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышында шундый тәкъдим яңгырады.
Йогышлы авыруның төп таралу сәбәбе, читтән тикшерелмәгән кош-корт, терлек кертү, сыйфатсыз азык юнәтү. Шулай ук терлекләр янына тар һөнәр ияләре тояк кисүчеләрне, саву аппаратларын көйләүчеләрне теләсә нинди киемнәрдән кертү дә авыру килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Алар алып килгән препаратлар да гигиена таләпләре буенча чистартылмасам — терлекләргә куркыныч тудыра. Тәкъдим ителә торган малга ветеринария белешмәсе юк икән, аны алмаска кирәк. Тиздән ураза тәмамлана, ураза тәмамлангач Корбан бәйрәменә дә күп калмый. Халык корбанлыкка сарыклар сатып ала башлый. Корбанлыкка сарыклар үзебезнең республикада да җитәрлек. Чит төбәкләрдән тикшерелмәгән корбанлыклар алу биологик куркынычсызлыкны какшата. Саклык чараларын бүгеннән үк күрә башларга кирәк.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада эпизоотик хәл һәм аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы булып узды.
Видеоконференция тәмамлангач, Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров районның төрле ведомство җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп мал сатып алучылар да уяу булырга тиешлеген ассызыкладылар. Элек, ягъни 25-30 ел элек мондый авырулар булмады, соңгы 5 ел эчендә төрле авырулар баш калкыта башлады. Очсыз бәягә кызыгып төрле йогышлы авырулар кертү ихтималы зур, сак булыгыз!
Районда бүгенге көндә 30 мең башка якын мөгезле эре терлек бар, әле бу сан тагын да артачак. Шул ук вакытта район хуҗалыкларында 6 айлык бозауларны сатмыйлар, мөгезле эре терлек симертүчеләр аларны читтән алырга мәҗбүр.
Шуның белән бәйле рәвештә, күпләп кош-корт, терлек үрчетүчеләрнең үз хуҗалыкларына махсус киемнәрсез хезмәт күрсәтүче кешеләрне кертмәүләре сорала, даими төстә дезинфекция үткәреп тору зарури. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә санпропусниклар кирәк. Читтән терлекләр алып кайтканда ветеринар тикшеренүләр үтү турында документ таләп итү мөһим.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин:
- Новосибирский өлкәсендә генә дә быел 1500 баш мөгезле эре терлекне юк иттеләр. Малларны читкә озатканда һәм читтән кайтарганда ветеринария документы булу зарури. Читтән кайткан терлекләр бер ай карантинда булырга тиеш. Терлекләр белән эшләүче хезмәткәрләр дә контрольгә алыначак. Россия авыл хуҗалыгы үзәге прокуратура белән берлектә котыру авыруы буенча тикшерүләр уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев