Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коррупциягә каршы көрәш көне

Район администрациясенең утырышлар залында “Муниципаль хезмәтләрдә коррупцион риск” дигән темага семинар булып узды. Аның эшендә район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, район прокуроры ярдәмчесе Тимур Габдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, һәм муниципаль хезмәткәрләр катнаштылар. Коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елдан бирле билгеләп үтелә.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Татарстан Республикасында “2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру“ программасы эшли. Бу программага 121 чара кергән. Программаның төп максаты-коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм юкка чыгару, аңа каршы көрәшү өчен шартлар, җәмгятьтә әлеге күренешкә карата тискәре мөнәсәбәт булдыру.

– Коррупция – ул җәмгыятьнең икътисадый үсешенә аяк чала, дәүләтнең нигезен какшата. Коррупциягә каршы көрәш-район хакимияте эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Безнең районда коррупция буенча өч җинаять эше ачылды. Безнең төп эшчәнлек коррупцияне вакытында булдырмау калу, – диде Тимур Габдуллин.

Ел саен районда эшләүче 80нән артык муниципаль хезмәткәрләренең үзе, хатыны (иренең), шулай ук балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке, милек сыйфатындагы йөкләмәләре турында күрсәтелгән мәгълүматларның тулылыгы һәм төгәллеге тикшерелә. Шулай ук муниципаль хезмәткәр үзенең хатынын, туганын, баласын, туган-тумачасын үзе эшләгән оешмага эшкә кабул иткәндә дә хәбәр бирергә тиеш. Хәзер райондагы халык “Халык контроленә” дә шалтырата ала. Муниципаль хезмәткәр эштән азат ителеп, яңа эш урынына урнашкан очракта 10 көн эчендә үзенең кайда эшләве турында мәгълүмат бирергә тиеш. Шушы уңайдан узган ел бер муниципаль хезмәткәр 20 мең сум штрафка тартылган. Районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясендә субсидия, грантларның максатчан файдалануы даими контрольдә тотыла. Семинарда катнашучылар “ТНВ” каналы әзерләгән коррупциягә каршы видео роликны да карап уздылар.

Районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясендә җинаятьләрне булдырмау буенча җитди чаралар күрелә. Шулай ук коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик чаралар да даими үткәрелә. Коррупциягә каршы көрәш буенча минзәләлеләр арасында “Мин коррупция турында беләм” дигән социаль экспримент, сораштыру да уздырылган. 

Безнең өстәмә

Район газетасы коллективы бу темага үткәрелгән республика конкурсында катнашып өченче урынны алды. Бу факт. “ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы үзенә йөкләнгән контроль һәм профилактика функцияләрен намус белән үти дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев