Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган белешмәләрдән күренгәнчә, район буенча 2024 ел уңышы өчен көзге культуралар 12681 гектар мәйданда чәчелгән
9 ноябрьгә барысы 12638 гектар көзге культуралар тикшерелгән, шуның 9496 гектарыяхшы хәлдә, 3084 гектары канәгатьләнерлек һәм 58 гектары начар хәлдә. Районыбызда көзге культуралардан арышны «Кама беконы» ҖЧҖ (560гектар) һәм Туган як агрофирмасы (592 гектар) гына чәчте. Калган хуҗалыклар арыш чәчүне кирәк дип санамадылар. Шулай ук тритикале культурасын «Кама беконы» ҖЧҖ генә чәчте — 1892 гектар.
Көзге культуралар өчен барысы тәэсир итү көчендә 1128 тонна минераль ашлама кертелгән, бу бер гектарга исәпләгәндә 80 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама кергән дигән сүз. Районыбыз хуҗалыклары көзге чәчүдә югары репродукцияле орлыклар, шуның эченнән: оригиналь орлыклар (197 тонна), элиталы (1708 тонна) һәм РС-1-4 орлыклар гына кулландылар.
Равил Сәйфиев (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты):
— Районыбыз хуҗалыкларында көзге бодайның: Скипетр, Султан, Ахмат, Туранус, Казанский-560, Московская-56, Дарина, Марафон, Клавдия сортлары, тиртикаленең: Немчинская сортлары, ә арышның: Дилан, КВСАвиатр, Память Кунакбаева сортлары чәчелде. Район җирлеге басуларында көннәр җылы тору сәбәпле көзге культураларның актив вегетация чоры тукталмады һәм бу гадәттәгедән соңга калып бара: безнең төбәк өчен нормаль сроклар элекке елларда октябрьнең икенче декадасында төгәлләнә иде.
Нет комментариев