Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күчемсез объектларны рәсмиләштерү - көн таләбе

Татарстанда һәм шул исәптән Минзәлә районында да күчемсез милек объектлары хокукына ия булганнарны ачыклау дәвам итә.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

2020 елның 30 нчы декабрендә кабул ителгән ФЗ-518 номерлы Федераль закон нигезендә күчемсез милек объектлары хокукына ия булганнарны ачыклау 2021  елның 29 июнендә үз көченә керде.

Районыбызда барысы күчемсез милек объектлары хокукына ия булган 7608 объект  исәпләнә.

Роберт Шакиров( Минзәлә районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе):

-Күчемсез милек объектына җир участоклары, капиталь төзелеш объектлары да керә.

Авыл җирлекләрендәбарысы 2305 җир участогы бар, шуның 813е рәсмиләштереп төгәлләнгән, 452се-урта стадиядә, 113е-проблемалы участоклар, 927сенең документлары эшкәртелмәгән. Минзәлә шәһәрендә 1010 җир участогы бар, шуның 374 е рәсмиләштереп төгәлләнгән, 188е- урта стадия аралыгында, 26 сы проблемалы объектлар. 

Капиталь төзелеш объектына өйләр, бакча йортлары, гараҗлар  һәм һәртөрле башка объектлар керә. Авыл җирлекләрендә 2045 капиталь төзелеш объектларыбар, шуның 976 сында  рәсмиләштерү төгәлләнгән, 355е –урта стадия аралыгында, 69ы проблемалы объект, 645 енең документлары эшкәртелмәгән. Минзәлә шәһәрендәге 1751 капиталь төзелеш объекты бар, шуның 571ендә рәсмиләштерү төгәлләнгән,518е-урта стадия аралыгында, 48е- проблемалы объектлар.  

Күчемсез милекне бердәм дәүләт реестрына кертү һәр хуҗаның үз җаваплылыгында. Күчемсез милекне бердәм дәүләт реестрына кертү  көн таләбе. Күчемсез милекне теркәмичә сез аны сата да алмыйсыз, туганнарыгызга бүләк тә итә алмыйсыз.

Күчемсез милекне  теркәү өчен күп функцияле үзәккә яки Минзәлә районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итү зарури. Әгәр дә күчемсез милекне бердәм дәүләт реестрына исәпкә куймыйсыз икән, бу мошенниклар өчен майлы калҗа дип әйтергә була. 

Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак укыгыз.

Хөрмәтле минзәләлеләр район һәм республика хәбәрләрен укыр өчен “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына 5-15 июнь көннәрендә ташламалы бәядән язылып калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев