Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп кенә минзәләлеләр нәкъ шушы бәйрәмнең иң ягымлы һәм иң игелекле бәйрәм икәнен искәртәләр

Әни — чын мәгънәсендә һәркемнең гомерендә иң беренче, иң мөһим сүз. Әни кеше генә безне ничек бар, шулай ярата һәм кабул итә. 26 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә.

(Илсөяр Хәертдинова, «Мензеля-информ»)

Эльмира Галиуллина, стоматология бүлеге шәфкать туташы:
— Әниләр көне — без иң яраткан, иң кадерле кешеләребезгә рәхмәт әйтә алган көн. Бу көнне без тагын бер кат аларны никадәр чын күңелдән кадерләгәнебезне күрсәтә алабыз. Хәтта ялгышсак та, алар безне беркайчан да кире какмыйлар бит. Чөнки алар безгә ышаналар, безне яратудан һәм кайгыртудан беркайчан да туктамыйлар. Хәзер, үзем дә әни булгач, мин әниемне аеруча яхшы аңлыйм. Бу көнне без балалар белән аны котларга барабыз. Һәркемгә дә: «әниегезне саклагыз, ул бер генә!», дип әйтәсем килә.

Зарина Шакирова, шәһәр Советының баш белгече:
— Әниләр көне — әниләргә, әбиләргә игътибар күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу бәйрәмне без һәрвакыт билгеләп үтәбез, мин өйдә торт пешерәм, тәмле күчтәнәчләр сатып алабыз һәм балалар белән әниемне котларга барабыз. Минем өчен әни — иң яхшы, иң якын дус. Хәтта хәзер дә минем дус кызларым аны үз әниләредәй якын итәләр. Мин аның белән горурланам. Һәм ул моңа бик лаеклы. Ул безнең һәрвакыт игелекле, ярдәмчел, ачык йөзле, кунакчыл. Балалар һәм оныклар өчен һәрвакыт кирәкле, үтемле сүзләр таба. Без аны бик яратабыз.

Ольга Новикова, сатучы:
— Әтиебез бик иртә, әле без кечкенә булганда үлде. Өй эшләренең һәм өч бала тәрбияләүнең бөтен авырлыгы әнинең җилкәсенә төште. Мин аңа барыбызга да яхшы тәрбия биргәне һәм безне яхшы кешеләр итеп үстергәне өчен рәхмәтлемен. Ул гомер буе безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук булсын өчен тырышты. Акча җитмәгәч, аңа кайвакыт ике эштә эшләргә туры килде. Аңа җиңел булмады. Һәм без үзара бурычларны бүлешеп, аңа һәрвакыт өйдә ярдәм иттек. Хәзер безнең үз гаиләләребез һәм балаларыбыз бар, шулай да әниебез безнең өчен төп кеше булып тора. Без аңа кунакка барып, аның йортында җыелырга яратабыз, әни безне һәрвакыт мул өстәл белән каршы ала. Аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш телим.

Андрей Козин, авыл хуҗалыгы техникумы студенты:
— Минем әнием иң яхшысы. Аның исеме Эльмира Вагизовна. Ул минем өчен иң якын һәм кадерле кеше, таянычым һәм ярдәмчем, иң яхшы дустым һәм остазым. Мин әнием белән бик горурланам һәм аны яратам. Ул минем өчен борчылмасын, минем белән горурлансын өчен барысын да эшлим. Әнием өйдә дә бик яхшы хуҗабикә. Ул һәрвакыт безне тыңларга, безгә ярдәм итәргә әзер. Без аның өчәү, һәм без аны бик яратабыз. Риясыз мәхәббәтең, безне һәрвакыт кайгыртып, безгә ныклы терәк булганың өчен зур рәхмәт. Сәламәт һәм бәхетле бул.

Сергей Курченков, кадетлар мәктәп-интернаты укытучысы:
— Минем өчен бу аеруча дулкынландыргыч, күңелгә ятышлы бәйрәм! Без аны гаиләбез белән бергә үткәрәбез. Кич белән мул өстәл артында җыелабыз, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Әнием әллә нинди бүләкләргә дә мохтаҗ түгел, аңа игътибар, ярату кирәк. Ә шулай да мин аңа аеруча кирәкле, файдалы берәр әйбер бүләк итәргә тырышам. Әнием минем өчен иң абруйлы гына түгел, ә иң кадерле кеше дә! «Әни» сүзе дә үзенә никадәр җылылык, мәхәббәт, наз, кайгырту сыендырган!
Бәләкәй чактагы бер вакыйга хәтергә килә. Без кыш көне әни белән икәү әби янына кунакка барабыз. Мин, әйберләр белән бергә, чанада. Һәм кинәт мин егылып төшеп киткәнмен, әни сизми дә калган. Ике кварталдан артык ара узгач кына әни минем егылып төшеп калганны күреп, мине эзләп кире яныма йөгереп килгән. Ә мин тын да чыгармыйча тыныч кына кар өстендә ятканмын. Хәзер без бу очракны елмаеп һәм ностальгия белән искә алабыз.

Рания Гыйльфанова, 6 нчы балалар бакчасы мөдире:
— Мин әлеге бәйрәмгә аеруча зур хөрмәт белән карыйм. Минем өчен әни — ул иң кадерле һәм иң якын кеше, барлык эшләрдә дә таянычым. Ничә яшьтә булсам да, мин һәрвакыт аның фикерен сорыйм, аның белән киңәшләшәм. Ирем һәм ике балабыз белән бу көнне ике әниебезне дә (Татар Мөшегесе авылында яшәүче әниебезне һәм Актанышта яшәүче каенанабызны) котлыйбыз. Аларга да бездән җылы сүзләр ишетү бик рәхәт. 
Әни гомере буе колхозда бухгалтер булып эшләде. Мин һәрвакыт аның янына эшенә бара идем. Хәтта эштән соң әнием урынына дежур калган чакларым да булды. Әгәр дә кем дә булса телефон яки рация буенча шалтыратса, мәҗбүри җавап бирергә кирәк була иде. Бервакыт шундый дежурстволарның берсендә Минзәлә администрациясенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән стационар телефонга шалтыраттылар. Трубкадагы тавыш: «бу кем?» — дип сорады. Ә мин җитди итеп:"Рания Рафисовна«, дип җавап бирдем. Әниемнән соңрак: «әллә сез эшкә яңа бухгалтер алдыгызмы?», дип тә сораганнар. 
Мин ике әниемнең дә сәламәт, озын гомерле булуарын, әле озак еллар дәвамында безне ачык йөз, шат күңел белән каршы алып торуларын телим. 

Лилия Абдуллина, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы:
— Бу бәйрәмне мин балачактан ук бик яратам. Бу көнне мин әниемә карата аеруча игътибарлы булырга, аңа чәчәк бәйләме бүләк итәргә һәм иң җылы теләкләремне җиткерергә тырышамын.
Әни булу авыр, ләкин бу хатын-кызның тормышындагы иң зур миссиясе. Ә хәзер, үзем дә әни булгач, мин аның без, балалары өчен борчылып, безне кайгыртып торуларын тагын да ныграк аңлыйм. Минем өчен әни — бу дөньядагы иң кадерле, иң яраткан, иң мөһим һәм иң якын кеше, ул минем иң якын дустым, ярдәмчем, ышанычлы таянычым һәм киңәшчем. Ничә яшьтә булсак та, без әниләребез исән чакта балалар булып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев