Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Курсташлар булгач җирдә рәхәт яшәргә

Республикабызда һәм районыбызда хезмәтләре белән танылган кешеләр күп. Менә алар: Фрил Әхмәтов, Назыйф Сәетов

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Берсе аның гомер буена төзелеш тармагында, җитәкче вазифасында, ә икенчесе Назыйф Сәетов Мәлкән мәктәбе директоры вазифасында хезмәт куйды. Башкалары республикабызның Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә, Актаныш, Мөслим,  Әгерҗе районнарындагы мәгариф тармагында һәм башка өлкәләрдә намуслы хезмәтләрен куйганнар. Аларның Минзәлә педагогия училищесын тәмамлауларына 50 елдан артык вакыт узган инде. Еллар үткән саен кеше үзенең үткән гомеренә ешрак әйләнеп карый һәм бер-берсен бүлдерә-бүлдерә истәлекләрен яңарттылар. Студент чоры истәлекләре гомер буена озата бара, бит ул.

Бүген Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаучылар педагогия көллиятенә  җыелып истәлекләре белән уртаклаштылар, укытучылары:Васил Хадиев,директор Элиодор Уткин һәм башкаларны искә алдылар.  Муса Җәлил музейын карадылар, музей директоры Алсу ханым мин сезне балачактан беләм-диде, чөнки аның әтисе Васил Хадиевич аларның төркем җитәкчесе булган.Музейны караганнан соң актлар залында, уку бүлмәләрендә булдылар. Аннары алар(21 кеше) автобуска утырып Минзәлә шәһәренең тарихи, истәлекле урыннарында :Минзәлә яр буен, шәһәрнең төрле урыннарын карадылар. Курсташлар  булса, менә шундый булсын. Мондый курсташлар очрашулары май аенда башланган иде, июнь аенда дәвам итте, тагы июль аенда да булачак икән. Алсу Василевна әйтүенә караганда педагогия училищесын тәмамлаучыларның очрашулары атна саен булып тора.      

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев