Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Квест-уен формасында укыту дәресе үтте

Районыбызның мәктәп лагерьларында профилактикага аеруча игътибар бирелә-бүлмәләр юылган, рециркуляторлар белән тәэмин ителгән, контактсыз термометрлар бар, лагерьларда тәрбиячеләр медицина тикшерүе узган.

Дилфас Галиев

Ял итүче балалар арасында сәламәт тормышны агитацияләү кысаларында Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге белгеч-экспертлары (Татьяна Ордина — баш эксперт һәм Ләйсән Мухаметшина-әйдәп баручы белгеч) «Полянка» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерында балалар белән уен формасында укыту дәрес үткәрүдә катнаштылар. Биредә барысы 71 бала ял итә, шуларның 45 е Казан шәһәреннән килгән балалар. 

Профилактик визит белән килгән белгечләр балаларның туклануын оештыру, аларга медицина хезмәте күрсәтелү, лагерьдагы эчке тәртип кагыйдәләрен, балаларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвен уен формасында карадылар. Соңыннан балалар «Без сәламәт тормыш» яклы дигән плакат белән уен булды. Эксперт белгечләр уенда катнашкан һәр балага шоколад өләште. Әлеге квест-уен лагерьда ял итүче балаларга сәламәт тормыш белән яшәүне пропагандалауны активлаштыру, наркомания, тәмәке тарту һәм эчүчелеккә каршы юнәлтелгән чараларга яшьләрне, үсмерләрне күбрәк тарту максатында оештырылды. 

Роспотребнадзор белгечләре визит барышында бүлмәләрдәге тәртип, ризыкларның сыйфаты, яңа әзерләнгән булуы, расланган менюга да туры килүен билгеләп үттеләр. 

Татьяна Ордина:
— Монда тәрбияләнүче, ял итүче балаларга бөтен шартлар тудырылган. Балаларны туклануы югары дәрәҗәдә оештырылган, сәламәтләндерү лагерында без куйган рекомендацияләрне үтиләр. 

Елена Соловьева, «Полянка» ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагеры начальнигы:
— «Полянка» лагеры 2002 елдан бирле үзенең эшчәнлеген алып бара. Биредә безнең мәктәп интернатта тәрбяләнүче балалар ел әйләнәсе ял итәләр. Һәр елны төрле республикалардан караучысыз, ятим калган балалар биредә ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Быел безнең лагерьга Казан шәһәренең 11 нче интернат мәктәбеннән дә ял итәргә килделәр. Лагерьда ял итүче балаларга төрле кызыклы чаралар үткәрәбез. Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге хезмәткәрләре ярдәмендә эшчәнлекне алып барабыз, алар куйган таләпләрне төгәл үтибез һәм лагерьда балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен шартлар тудырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев