Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кырдагысы ашлык түгел - амбардагысы ашлык

“Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Тауасты Байлар авылындагы ындыр табагында кайткан ашлык вакытында эшкәртелеп, складларга урнаштырыла. Эш барышын без дә якыннан танышып кайттык.

Байлар ындыр табагында Розалия Бадикова җитәкчелегендәге клуб һәм китапханә хезмәткәрләре:Мөслимә Гайниева, Маргарита Гараева, машинист- Владимир Воргудиев, КЗС-20 дә- Фәнис Шәйхетдинов, СН-4 орлык чистарткычында- Фәнил Хәмәдиев, студентлар: Данияр Ахунов, Илназ Гайнетдинов, Инзил Хамидуллин, эшче-Равил Ризатдинов, электрчы Радик Гыйззатуллин, Т-150К тракторы механизаторы Рәис Билалов, эретеп ябыштыручы- Рәис Ахметзянов, бригадир- Илгиз Галиев, үз машинасы белән икмәне амбарларга урнаштыруда Илһам Гимадиев тырыш хезмәтләрен куялар. Алар көче белән 8950 центнер көзге бодайның 750 тоннадан  артыгы эшкәртелеп куелган.

Байлар клубы хезмәткәрләре ындыр табагынлда намус белән эшләүдән тыш, төп бурычларын да онытмыйлар: җырлап, биеп, ындыр табагы эшчеләрен дә ял иттерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев