Реклама
Көн темасы
Кыш бабай һәм убырлы карчык биюе
Яңа елга багышланган тамашалар әле дә дәвам итә.
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Бәйрәм чарасы пандемия авыруы таралмасын өчен Җиңү паркында оештырылды. Балалар иҗат мәктәбе коллективы “Яңа ел әйлән-бәйләне” дигән тамаша оештырган. Бу тамашада музыка астында Кыш бабай һәм убырлы карчык чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганда парк сихри бер дөньяга әверелеп, олысын-кечесен үзенә тартып һәм чакырып торды
Мондый бәйрәм балаларга бик ошады. Балалар, кунаклар саф һавада күңел ачып, төрле уеннарда катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев