Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

М-7 трассасында “завод” барлыкка килде

Район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев районыбыз җирлегендә төзелгән яңа газ компрессор станциясен карадылар. Әлеге

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге станцияне эшмәкәр Егор Алексеевич Юдин үз акчасына төзеде.  Бу станциядә автомашиналарны метан белән заправит итәргә булачак. Метанның төп өстенлеге-түбән бәя һәм зарарлы матдәләрнең аз микъдары. Бу станция көнгә 15 мең кубометр газ җитештерә ала.

Егор Юдин:

-Бу М-7 юлы өчен аеруча әһәмиятле һәм Башкортостанның Уфа шәһәренә барып җиткәнче юлда бер генә станциядә юк. Табигый газ –метан ягулыгы белән тәэмин итү өчен яңа газ компрессор станциясе. Табигый газ-икътисадый яктан файдалы, экологик яктан куркынычсыз ягулык.

Метан салучы компрессор станциясе көнкүреш газын автомобильләргә ягулык итеп эшкәртә торган кечкенә завод дип әйтер идем.  Метан ягулык салу станциясе 21 декабрь көнне тантаналы шартларда ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев