Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Масленница бәйрәме шаулап гөрләп үтте дә китте

Бүген районыбызның берничә авылында һәм шул исәптән шәһәребездә дә “Масленница” бәйрәмен гөрләтеп үткәрделәр. Шәһәребезнең Минзәлә елгасы яр буенда һәм авыл мәйданнарында салкын буранлы кышны озатып, назлы язны каршы алдылар, ә бәйрәм инде традициягә әйләнгән карачкыны яндыру белән тәмамланды.

Бәйрәм атнасында күп итеп коймак пешерделәр, бер-берсенә кунакка йөрделәр, чана-чаңгыларда шудылар, төрле костюмнар киеп бизәнделәр һәм карачкыны да яндырдылар.  “Масленница” ны татарчалаштырып була микән! Шул сорау белән Кадрәк авылында берничә кешегә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар төрле вариантлар тәкъдим иттеләр: коймак көне, май чабу, майлык, май туе, майлы бәйрәм, кышны озату, рус мае, майбикә һәм башкасын дип тә әйттеләр. Аеруча күңелгә коймак бәйрәме дигәне хуш килде. Минемчә бик туры килә. Хәзер Масленница дип түгел, ә ”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан без аны татарчалатып коймак бәйрәме дип әйтербез ахрысы.

Бәйрәмгә крәшеннәр җигүле атларга утырып, кар чаналарына утырып  авыл урамы буйлап мәйдан уртасына килеп керделәр. Май чабу бәйрәмен Кадрәк авылы-“Кадрәк” спорт сәламәтләндерү компексында да зурлап үткәрделәр. Кадрәк авылы  элек-электән Май чабу бәйрәмен бәйрәм иткән. Монда дуслык, күңел ачу Фестивале-Май чабу бәйрәме шаулап-гөрләп узды. Бу көнне җыр-биюләр, кызыклы такмаклар,төрле уеннар һәм, әлбәттә, коймаклар бик күп булды дисәк тә ялгыш булмас! “Усыкай буйлары”(Мөслим районы), “Иганә”(Сарман районы Ләке авылы),”Туганайлар”(Минзәлә районы Кадрәк авылы), “Питрау”(Тукай районы, Мәләкәс авылы), “Мәлкәнәй” (Минзәлә районы, Мәлкән авылы),  “Сударушка” (Тукай районы Кече Шельнә авылы), шәһәребезнең ветераннар хорының ансамбльләре коллективы барча кешене рус, татар, крәшен халык биюләре белән таң калдырдылар.  Бәйрәмне аның хуҗасы, игәнәче Юрий Гарнышев ачып җибәрде һәм ул болай диде:

  • Бу бәйрәм туганлык бәйрәме, монда безнең белән бергә бәйрәм итәргә ызандаш район вәкилләре –крәшеннәр ансамбльләре дә килделәр. Иртәгә чукырындырылган крәшеннәрнең якшәмбесе, бер-беребезне кочаклап, тәбрик итеп, бер-беребезгә булган үпкәләрне бетерү көне. Минем бу “Ызандашлар” проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында тәкъдим ителде.  “Масленница” бәйрәмен күрше районнар белән бергәләшеп үткәрәбез, башы бар,алла боерса азагы да булыр. Бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачыгыз, биегез, җырлагыз.
  •  Монда бәйрәм легендар “Минзәлә ярминкәсе һәм Кадрәк базарын” торгызу кебек театральләштерелгән тамашаны күрсәтү белән башланып китте. Аны район клуб хезмәткәрләре күрсәттеләр. Аннары халыкларның гореф-гадәтләрен күрсәтү, һәм башкалар. Уха, шашлык пешерү, кыр кухнясы әзерләү буенча мастер класс һәм башкасы күрсәтелде. Коллективлар белән бергәлектә җыелган халык әйлән-бәйлән ясап, кызыклы уеннарда катнаштылар.  Ә крәшеннәр башкаруындагы такмаклар үзенә күрә бер кызык булды! “Питрау” ансамбленең яшь талантлары үзләренең җырлары һәм биюләре белән халыкны шаккаттырды.  Шулай ук Чаллы шәһәренең карендәшләр крәшен ансамбле солисткасы Валентина Карнилованың җырлавы да халык күңеленә хуш килде.  Ә бәйрәмне алып баручы Наталья Чепкасова һәр ансамбльгә багышлап такмак җырлавы нур өстенә нур булды.Ә уеннар турында аерым әйтү кирәктер, мөгаен. Пограничникларның хәрби эстафетасы калашников автоматын сүтеп җыюлары, пневматик винтовкадан ату  һәм масленница коймагыннан сыйлану бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә хуш килде.  Мондый төр ярыш шәхси беренчелектә дә булды. Бу төр ярышта Чаллы шәһәреннән килгән 12-16 яшьлек үсмерләр дә катнашты. Менә кайда хәрби патриотик тәрбия. Әлеге төр бәйгедә районыбыз укучыларының катнашмавы бик яхшы түгел, әлбәттә. Масленница бәйрәме  шуның белән ахырына якынлашты. Бәйрәм азагында килгән кунаклар арасында аркан тартышу бәйгесе булды, бәйгедә Сарман районы Ләке авылы ансамбле җиңү яулады. Бәйрәм ахырында оештыручы Юрий Гарнышев килгән кунакларга махсус бүләкләрен тапшырды. Бәйрәмне йомгаклап районыбызның халыклар дуслыгы оешмасын җитәкләүче Гөлчәчәк Габдрахманова сүз алып болай диде:
  • -Бу бәйрәм уен-көлке ташып торган, һәрбарчабызга шатлык бүләк итүче генә түгел, халыкларның дуслыгын һәм татулыгын чагылдыручы бәйрәм.  Бу “Масленница” бәйрәме буыннан буынга килеп тапшырылган икән, димәк аның киләчәге бар. Ә яшь буын шушы традицияләрне белеп үссен, бер-берсе белән аралашсыннар, дус булсыннар.
  •  Ясап куелган карачкының янып беткәнен халык әле озак карап торды. Карачкы белән бергә халык “чирләр”, “усаллык”, “комсызлык” кебек начар сыйфатларны да яндырды, күңелен сафландырырга тырышты. Карачкы янып беткәч тә халык таралырга ашыкмады музыка астында биеде, күңел ачты.

Масленница бәйрәме театральләштерелгән тамаша буларак бик күңелле узды.  

Кышны менә шулай күңелле итеп озаттылар крәшеннәр. Алда-гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңелләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылыклар гына булуына ышаныйк!

Бәйрәмне оештыручыларның матур костюмнары,үз-үзләрен тотулары, чыннан да бик күркәм күренде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев