Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Математиканы белсәң, прогрессив буласың

Шәһәрнең 1нче санлы урта мәктәбендә «Безнең тирәдә математика» дигән лекцияне 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәргән Мәскәү физика-техника институтының билгеле математигы, профессор, экономика фәннәре кандидаты, физика-математика фәннәре докторы Алексей Савватеев әнә шулай дип белдерде..

Ул Россиянең 800гә якын шәһәрендә булып лекцияләр үткәргән. Ул балаларга ребуслар чиштерде, башларын эшләтергә мәсьәләләр бирде.  Һәм аларга уйлау сәләтен арттыру мөмкинлеген күрсәтте. Алексей Владимирович укучыларга  «Белемгә омтылыгыз, белемнең яңа өлкәләрен өйрәнегез,аеруча математика белән дус булыгыз!»,диде. Математика укыту процессына яңа тирәнәйтелгән программаларны кертү,цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект ярдәмендә Россия Федерациясендә  фәнни-технологик үсеше өлкәсендә  прогресска ярдәм итәчәк . Укучылар белемгә генә түгел, мантыйкка һәм зирәклеккә дә таяндылар. Космонавтика турында Н. Матасов 9-11 сыйныф укучыларына һәм укытучыларына «Ракета ничек эшли?», балалар өчен интерактив шоу (реаль астрономия), «Йолдызлар шул ук, аларны нәрсә уратып алган?», «Безнең космик адрес»(Реаль астрономия), буенча экскурсия уздырды. Бу көнне шулай ук Мәскәү шәһәреннән килгән фәнни журналист, табиб-терапевт югары квалификацияле табиб, токсиколог А. Водовозов 10-11 сыйныфта укучыларга һәм аларның ата-аналарына, медицина хезмәткәрләренә  «Медицинаның киләчәге» турында лекция укыды.

Реклама

Балалар белән тулы залда профессорга, укытучыларга  кызыксынып сораулар бирүчеләр булды. Димәк, мәктәптә математика, астрономия белән дә дус балалар бар икәненә шатландым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев