Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар
Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен район мәдәният сараенда узды.
Сәхнәгә мәдәният тармагында намуслы һәм тырыш хезмәт куючылар күтәрелде. Аларны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев тәбрик итеп куйган хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Районыбызда нинди генә чара үтмәсен, аны мәдәният хезмәткәрләре чыгышыннан башка күз алдына да китерү авыр.
Үз хезмәттәшләрен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева һәм район мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Габдрахманова да бәйрәм белән котлап Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Хөрмәтләүнең ни дәрәҗәдә икәнен аңлау өчен бер генә сан китерәбез: бу көнне мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең яртысы төрле дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнде. Залда утыручы театр хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрен алдан үткәргәннәр иде. Мәдәният хезмәткәрләренең бүләкләү тантанасын фотогалериядән карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев