Реклама
Көн темасы
ТР Дәүләт Советы депутатлары Минзәлә гимназиясендә булдылар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы күчмә утырышы Минзәләдә үткәрелә бүген. Күчмә утырышка килгән Казан кунаклары гимназиядә булдылар.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Казан кунакларын – ТР Дәүләт Советы депутатларын гимназия укучылары милли киемнәрдән яңа пешкән ипи һәм татар халкының милли ризыгы булган чәкчәк белән,төрле телдә сәламләп каршы алдылар. “Уен” хореография ансамбленең дәртле биюе кунакларга күңел күтәренкелеге өстәде.
Кунаклар балалар һәм укытучылар белән аралаштылар, милли белем бирү, укучыларның уңышлары белән кызыксындылар, укучылар аларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Төп миссиясе актив, иҗади фикер йөртүче, өч телне белгән, стандарт булмаган фикер йөртүче яшьләр тәрбияләү булган белем бирү учагы ул гимназия. Болар өстенә милли мәгарифне үстерү буенча ресурслар үзәге булуы гимназия коллективына гаять зур бурычлар йөкли.
Биредә 2020-2021 нче уку елында 276 бала белем ала, шуларның 41е беренче сыйныфлар. Белем бирү өстенә, балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр, зәвыклылык, аралашу культурасы тәрбияләнә.
Тырыш, яхшы билгеләренә укучы бала барына да өлгерә, диләр. Гимназиядә укучы балалар турында да шушы сүзләрне әйтеп була. Алар тырышып, яхшы укулары өстенә, дәрестән тыш үткәрелүче төрле түгәрәкләргә дә яратып йөриләр. Өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә. Гимназиядә төрле түгәрәкләр, ансамбльләр эшли. Кунаклар биредә “Уен” хореография ансамбленең, “Сәйяр” театры түгәрәгенә йөрүчеләрнең, ” Энҗе бөртекләре " вокаль һәм "Сәйлән" инструменталь ансамбльләре чыгышларын карадылар, милли көрәшкә йөрүчеләрнең занятиеләрен, “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүчеләрнең кул эшләре күргәзмәсен карадылар..
Гимназиядә инглиз теле дәресләре өстәмә белем буларак, Кембридж укыту системасын кулланып алып барыла. Укучылар телне тирәнтен үзләштерсен өчен занятиеләр уен рәвешендә алып барыла. Кунакларга шушы дәрестән бер фрагмент күрсәтелде.
“Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча дәрестән фрагмент күрсәтелде. 2021 ел –Халыклар дуслыгы елы кысаларында дәресләрдә дә шушы тема чагылыш таба. Бу юлы да дәреснең темасы бик актуаль иде: "Без төрле халык, әмма рухый яктан бердәм". Балалар үзебезнең җирлектә яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеген, дус һәм тату яшәвен ачып салдылар.
– Милли белем бирүдә, халыклар мәдәниятен һәм телләрне саклауда да өстәмә белем дәресләренең әһәмияте зур, – диде гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе Айрат Зарипов гимназия коллективына уңышлар теләде.
Районда кунакларны Минзәлә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Наил Хисамбиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев озатып йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев