Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Механизаторларыбызның язгы чәчүгә хәзерлеге бик яхшы бәяләнде

Районыбызда бу язда 225 трактор, шуның 70е зур күәтле тракторлар, 25 заманча чәчү комплексы, 53 культиватор, шулай ук 67тырмалау,31 каток агрегаты эшләячәк. Игенчеләребез алдында төп бурыч-иң кыска срокларда чәчүгә керешү. Орлык җитәрлек күләмдә тупланган һәм аның күбесе югары репродукцияле.Минераль ашлама белән дә проблема юк.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән махсус комиссия район хуҗалыкларында машина трактор паркларының  язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын һәм хуҗалыкларның эш планнары буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкил Рөстәм Низамов ( “ФНЦ”Каз НЦ РАН” ФГБУИның аерымланган ТАТНИИСХның җитәкчесе) безнең район механизаторларының язгы кыр эшләренә әзерлеген яхшы  дип бәя бирде.. Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, идарәнең игенчелек бүлеге җитәкчесе Равил Сәйфиев һәм ТРсы Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча начальнигы Ринат Гыйльманов озатып йөрде.

Быелгы язгы кыр эшләрен уздыругаәзерлек буенча конкурста районыбыз хуҗалыклары арасында “Кама беконы” ҖЧҖгә тиңнәр табылмады. Әлеге хуҗалык 48 балл җыеп беренче урынны яулады. Икенче урынны “Калморза” хуҗалыгы алды(47 балл),  өченче урында 46 балл җыеп “ Мензелинские зори”агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы калды .

Язгы кыр эшләренә хәзерлек буенча фермер хуҗалыкларындагы бөтен төр техниканы да тикшерү алдагы атнада булачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев