Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Мензеля-информ» ның SMM-белгече Дифиза Нуриева «Добро в эфире» республика конкурсында лауреат булды

Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында узган «Добро в эфире» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

(Илсөяр Хәертдинова, «Минзәлә-информ»)

Конкурста җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләделәр. Социаль челтәрләрдә басылган язмалар, басма һәм интернет-басмалардагы материаллар, телесюжетлар, радиода мәгълүмати чыгарылышлар, студент басма матбугатындагы һәм электрон басмалардагы материаллар һәм волонтерлар эшчәнлеге турындагы видеороликлар бәяләнәнде әлеге конкурста.

Безнең хезмәттәшебез «ТР дагы волонтерлар эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик» номинациясендә лауреат булды. Ул «Игелекле Татарстан» символикасы төшерелгән истәлекле бүләк алды. Аны

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов шәхсән үзе тапшырды.

Дифиза Нуриева:

— Мин конкурска үз эшләремне берничә номинациядә җибәрдем. Бу игелекле кешеләр, волонтерлар турындагы газета мәкаләләре дә, сайттагы мәкаләләр дә, социаль челтәрләрдәге видеороликлар да иде. Безнең Минзәләдә ярдәмчел, киң күңелле кешеләр яши. Алар игелекле эшләр башкаралар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. Киләчәктә дә үсеп килүче буын һәм безнең барыбыз өчен үрнәк булырдай кешеләр, аларның эшчәнлекләре турында язуны дәвам итәчәкбез. Бу дөньяда яхшылык күбрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев