Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы бүлмәләренә ремонт ясыйлар
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы дистә елга якын «Кама беконы» ҖЧҖ белән даими хезмәттәшлек итә.
Биредә белем алучы студентлар «Кама беконы» ҖЧҖнең дуңгызчылык комплексында, Коноваловка сөтчелек комплексында практика узалар һәм укуларын тәмамлагач та шунда ук эшли башлыйлар.
Әле атна башында гына «Кама беконы» ҖЧҖ Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының берничә аудиториясенә ремонт ясарга алынды. Биредә ремонтчылар бүлмәләрне эстетик яктан матур итеп эшлиләр, акшарлыйлар, буйилар, идәннәренә яңа линолеум җәяләр. Ремонттан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге куркынычсызлыгы, терлекчелек предприятиеләрендә электр җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, сәнәгать һәм граҗданнар биналарында электр белән тәэмин итү бүлмәләре булачак.
Шунысында әйтеп үтү зарури. 2019 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы ресурс үзәге статусын алган иде. Татарстан Республикасының аграр профильдәге һөнәри белем бирү оешмалары рейтингында берничә ел дәвамында лидерлар бишлегенә керүче уку йорты да ул. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр: ветеринарлар, зоотехниклар, электриклар, механиклар, бухгалтерлар, пешекчеләрп әзерләп чыгара. Техникумны тәмамлаган яшьләр «Кама беконы» ҖЧҖ, «Август-Агро» хуҗалыкларында, «КамАЗ» автомобиль заводында уңышлы гына хезмәт куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев