Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы быел 117 егет-кызны беренче курска кабул итте

Белем көне —студентлар өчен дә якты өметләр һәм матур хәтирәләр уята торган тантаналы бәйрәм.

135 еллык тарихында меңәрләгән яшь кешегә һөнәри белем биргән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән. 

Студентларны уку елы башлануы белән район башлыгы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков тәбрикләп, техникумның данлы юл үтүен, эшче һөнәрләргә хезмәт базарында һәрчак ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. 

- Минзәлә районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдагы урыннарны били, бүгенге көндә район терлекчеләре 326 тонна сөт җитештерә, урып җыюда да сынатмыйлар,115 мең тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Бу техникумга укырга кереп дөрес һөнәр сайлагансыз. Һөнәр үзләштергәч тә районыбызда калсагыз иде. Үзегезнең туган шәһәрегездә, авылыгызда, Ватанында яшәү һәм эшләү-чыннан да зур бәхет,-диде Илфар Мәгарифович.

-Соңгы елларда илебездә эшче һөнәрләр-хәзерләүгә зур игътибар бирелә, һөнәри белем бирү системасына яңа стандартлар кабул ителә. Техникум да заманадан артта калмый: бүген ул матди-техник яктан ныгытылган, сыйфатлы һөнәри белем алу өчен барлык шартлар булган уку йортларының берсе. Бүгенге яшьләребезгә белем алу өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, бары тик күңелеңне биреп укы гына!-ди техникум директоры Эльвира Фаттахова. 

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында төрле юнәлеш буенча 404 студент белем ала. Читтән килгән студентларга 180 урынлы тулай торак бар. Бирегә укырга республиканың төрле районнарыннан, хәтта Башкортостан республикасыннан килгән студентлар да бар. Студентлар бүгенге көн өчен бик тә кирәкле булган авыл хуҗалыгында һәм промышленноста булган һөнәрне дә үзләштерәчәк. Ветеран укытучылар исеменнән Виктор Җирнов тәбрикләде. Узган уку елында җәмәгать эшләрендә иң актив студентларга авыл хуҗалыгы техникумының Мактау кәгазьләре тапшырылды. 

Укып, белем алу гына түгел, киләчәктә эшен дә табарга кирәк бит әле. Авыл хуҗалыгы техникумы студентларына моның өчен баш ватасы юк.: кулларына диплом алуларын оешма-предприятиеләр дә дүрт күз белән көтәләр. Студентларның күпчелеге практика вакытында аларга үзләренең белемнәрен һәм һөнәрләрен күрсәтеп өлгерәләр икән, техникум районыбыз гына түгел, күрше тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен дә кызыклы.

Илназ Фаррахов-Минзәлә шәһәре егете. Биредә ул автомеханик һөнәрен үзләштерәчәк. Укып бетергәч «КамАЗ» автомобиль заводында эшләргә тели.

-Дөнья нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, бу һөнәр үзенең әһәмиятен бервакытта да югалтмады, һәм киләчәктә дә шулай булачак,-ди яшь егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев