Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында фотокүргәзмә эшли

Яшь кадрлар арасында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, районыбызның «Август-Мензелинск» ҖЧҖнең Степановкадагы терлекчелек комплексында эшләүче ветеринария белгечлеге алган Әнисә Хисамова да бар.

«Август-Агро» компаниясе Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы коридорында яшь кадрларга багышланган рухландыргыч фотосүрәтләр коллекциясеннән фотокүргәзмә эшләгән. 
Әлеге фотокүргәзмә дә авыл хуҗалыгында эшләүче яшь кадрларның портретлары сүрәтләнгән. Бу күргәзмә туган җирендә дәртләнеп эшләүче кыр хезмәтчәннәре һәм терлек караучыларга багышланган. Күргәзмә бүгенге яшь кадрларның аграр тармакның якты киләчәген төзүдәге ролен кузалларга ярдәм итәчәк. 


Шулай ук  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, «Август-Агро» компаниясенең башка хуҗалыкларында эшләүче агроном, механизатор, бухгалтерлар да бар. Гомумән алганда техникумны тәмамлап, 10 кеше «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә хезмәт куялар. Хәзерге вакытта техникумда белем алучы студентлар Степановка терлекчелек комплексында практика да үтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев