Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә басулары мул уңыш вәгъдә итәләр

Чәчүлекләр яфрактан ашлана, корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы үсемлекләр эшкәртелә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм белгечләре район хуҗалыкларында булдылар, басуларын карап йөрделәр. Идарә белгечләре «Заиковский» ҖЧҖның республика савымчылар конкурсына ничек хәзерләнүләренә дә бәя бирделәр. Терлек азыгын да ел ярымлык запас белән әзерләү дәрәҗәсе югары. 


Илфар Халиков фикеренчә, районыбыз хуҗалыкларының бөртекле-кузаклы культураларның, шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш басуларының торышы бик яхшы. Басулар мул уңыш вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев