Минзәлә басуларыннан 72024 тонна ашлык җыеп алынды
Район кырларында 79 комбайн эшләде.
(Дильфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай, солы суктыруны тәмамлап, язгы бодайны суктыруның дүрттән берен төгәлләделәр.
Бу хуҗалыкта һәр гектардан уртача уңыш 54,9 центнер тәшкил итә.Әлеге хуҗалык барлык мәйданнарның 53 процентын җыеп алды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,18 нче августка барлыгы 14996 гектар мәйданда ашлык суктырып алынган,барлык мәйданның 40,1 проценты.
Кояшлы көннәрдән файдаланып район игенчеләре кичә 1379 гектар игеннәрне суктырып алдылар.
Кичә районыбызның Минзәлә шәһәре тирәсендә 11 миллиметр, Татар Мөшегесе һәм Бикбау авылында 22-25 миллиметр яңгыр яуды.
Көзге бодай- 8158 (барлык мәйданның 96,2 проценты), солы — 130 (100 процент), арпа — 3454 (40,4 процент), сабан бодае — 2914 (15 процент), борчак 340 (64,2 процент) гектардан җыеп алынган. Минзәлә игенчеләре урак башыннан барлыгы 72 024 тонна икмәк суктырып алганнар. Әлегә көзге бодайдан уртача 50,9 ц, арпадан — 40,8 ц, борчактан — 42,8 ц, солыдан — 53,6 центнер уңыш чыга. Иң югары уңышны «Кама Беконы» ҖЧҖ игенчеләре ала, гектар куәте 64,5 центнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев