Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә-Боерган”- Гөлек асфальт юлын кулланылышка тапшыру иҗади мохиттә узды

Шушы уңайдан Гөлек авылында үткәрелгән чарада иң оста юлчыларны да билгеләп үттеләр

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ юллар программасы нигезендә асфальтланган юлның гомуми озынлыгы 6500 метр тәшкил итте. Асфальт Урыс авылы эченә 1600 метр, Гөлек авылына 944 метр керде

һәм 533 метр вак ком-таш катнашмасы (ШПС) җәелде.

Юлны тантаналы рәвештә кулланылышка тапшыруда Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт советы депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең сыйфат контроле һәм эшләрне кабул итү бүлегенең начальник урынбасары Камил Фәрдиев, “Татавтодор”АҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Самигуллин катнаштылар.

Биредә юлны кулланылышка тапшыру иҗади мохиттә узды. Иң башта яңа юл буенча Татавтодор”АҖнең Минзәлә филиалының йөк машиналары колоннасы узды.

Әгәр Урыс авылына керү янында җирлекнең үзэчшән артистлары а капелла җыр башкарса, Гөлек авылы клубы янында Урыс авылы мәктәбе укучылары юл куркынычсызлыгына кагылышлы флэшмоб оештырдылар, шулай ук баянчылар чыгышы булды.  Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова авыл халкы исеменнән республика, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге бәйрәм чарасы барышында Юл хуҗалыгы хезмәктәрләре көне уңаеннан бүләкләү дә оештырылды. Анатолий Арсланов район башлыгының Мактау  грамотасына, Аскар Баянов, Андрей Ботов, Айдар Вәлиев, Ришат Вәлиуллин, Миргаяз Галимҗанов, Михаил Федоров, Зөфәк Хисмәтуллин район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.  Анатолий  Мордвинов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Геннадий Коростин Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Артем Кирилловны , Тимур Рубцовны, Илгиз Хафизовны “Татавтодор” АҖ Мактау грамотасы, ә Роман Рубцовны Татавтодор” АҖ генераль директоры Рәхмәтенә лаек булулары белән котладылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Каран-Азик авылына да юл кулланылышка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев