Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә гимназиясендә районкүләм ифтар мәҗлесе узды

Авыз ачу ашында район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, имам-мөхтәсиб Рәмзил Хәзрәт Садыйков, Роман атакай, җитәкчеләр, абыстайлар, хөрмәтле аксакаллар, эшмәкәрләр катнашты.

Авыз ачканнан соң Рәмзил хәзрәт Рамазан ае турында вәгазь сөйләде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды. 


Наил Хисамбиев мөселманнарны сәламләп, игелек, изгелек китерүче Рамазан ае уңаеннан ихлас теләкләрен белдерде, район башлыгы Айдар Салаховның котлавын җиткерде. Тормышта шөкер итеп яшәргә өндәде. Роман атакай да ифтар мәҗлесенә җыелучыларны Чаллы епаргиясе җитәкчесе Владыка исеменнән тәбрикләде. Салават хәзрәт йөрәк-калебләребезгә үтеп керерлек матур тавышы белән Коръән аятләрен укыды. Азанны Данир Фәхретдинов әйтте. Азан яңгыраганнан соң ашханәгә җыелган халык финик җимеше һәм су белән авыз ачты. 


Аннары бар халык спортзалга төшеп намаз укыды. Мәҗлескә килгәннәр сыйлардан авыз иткәч кунакларга кайнар чәй бирелде. 
Барлык оештыручыларга, аш-су әзерләүчеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәт. Кылган игелегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен! 


Бу ифтар мәҗлесе районның рухи тормышында мөһим вакыйга булып, халыкны берләштерү һәм Рамазан аенда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм дини тәрбияне ныгыту максатыннан үткәрелде. Ифтар мәҗлесенең тагын бер күңелле ягы — балаларның күпләп катнашуы булды. 
Гимназиядә барлыгы 134 кешегә ифтар ашы әзерләнгән иде, алар өчен алты зур бәлеш пешерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев