Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә ярминкәсендә бөтен нәрсә бар

Шәһәребезнең үзәк мәйданында Ватанны саклаучылар һәм «Май чабу-«Масленица» га багышланган ярминкә үткәрелде.

Ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район хуҗалыклары да соңга калырга яратмыйлар. «Август-Мензелинск ҖЧҖ бодай сатты. Ә бер шәһәрдәшебез Марат Хасанов җәйне алдан ук кайгыртып кош-корт туйдыру өчен 16 капчык бодайны алып китте.

Ашлык сораучылар күп иде, тик аларга җитми калды. Авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, сыер, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, каклаган каз, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Балык участогы бу ярминкәгә 700 килограмм балык алып чыккан иде. Сайлап алырга мөмкинлек бар. Иң мөһиме — алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Җәмәк авылыннан килгән бал сатучы Ринас Вәлиев төрле продукцияләр алып килгән Воровский авыл җирлегеннән килгәннәр халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. «Калморза» хуҗалыгының сыер итен халык бик яратып алды.

Районыбызның авыл җирлекләре бизәп пешерелгән чәк-чәк, пироглар сатты. Гомумән, башка авыл җирлекләре дә ярминкәгә нәрсә алып киләсен тапканнар, белгәннәр. Өстәлләрдә сөт, эремчек, корт, компот, варенье, туңдырылган төрле җиләк-җимеш, каз, миннек, дисеңме, бар да бар иде. Минзәлә коррекцион интернат мәктәбе сыерчык ояларына чаклы ясап алып чыккан, алар бик матур итеп эшләнгән, бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел-бер мең сум гына. Безнең ярминкәне күрше Актаныш районы эшмәкәрләре дә яраталар, алар төрле сөт продукцияләре белән сату иттеләр. 

Районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлектәге концертта халык күңеленә хуш килде. Ярминкәдә көн җилле, салкын булса да, халык бәйрәмгә кирәк булган азык-төлекне сатып алды. Тик шулай да халык аз чыккан иде православие динендәгеләрнең посты башлана, ә мөселманнарның уразасы башланып китте. Әллә район халкы продукцияне аз ашый башлады микән? Ярминкәне район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә карап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев