Минзәлә ярминкәсендә ни телисең — шул бар иде
Бүген чираттагы көзге ярминкә үтте.
Ярминкәгә барлыгы 8 түшкә сыер, 6 түшкә сарык ите алып килделәр, диде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге начальнигы Илгиз Фәйрушин. Минзәлә халкына авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, КФХлар һәм эшкуарлар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итте. Халык үзебезнең туфракта үскән, экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит сатып алды. Тәкъдим ителгән товарларның бәясе дә чагыштырмача кыйммәт түгел иде.
Ярминкәгә иң беренче булып иртәнге сәгать җиденче яртыда ук товар җитештерүчеләр килеп җитеп товарларны урнаштыра башладылар. Алар үзләре үстергән каз, сарык, тавык һәм башкасын алып чыкканнар, сату палаткасын матур итеп бизәгәннәр.
Алучысы да күп булды. Ярминкәдә тавык-үрдәк түшкәләре, каз түшкәләре сатылды. Бу ярминкәдә бал белән Кадрәктән Ринас Вәлиев, Калморзадан Рафак Габдрахманов, Минзәләдән Фирдәвис Мингазовлар сәүдә иттеләр. Авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр бик тырышканнар. Кадрәк, Тәкермән, Иске Маҗын, Наратлы Кичү, Бикбау, Воровскийдан килгән хезмәткәрләр 15-35 төрле продукция алып килгәннәр, мәтрүшкәгә чаклы бар.
Юртау җирлегеннән Ирек Хамматовның өч центнерлы үгез түшкәсен дә тиз арада алып бетерделәр.
Сыер итенең килограммы — 550-700, сарык ите — 750-800 сум белән сатуга чыгарылды. Наратлы Кичү авыл җирлегеннән килгән Гөлфия Минһаҗеваның каз итен тиз арада сатып бетерде.
— Мулардның килосын — 650, казныкын 700 сумга саттык. Минзәлә халкы кош итен ярата икән, — дип шаяру катыш куанычы белән уртаклашты ул.
Шәһәрнең 1 нче санлы мәктәбе төрле сувенирлар эшләп алып чыккан.
Ярминкәдә Тулбай авылыннан Алсу Зияева халыкка тана ите тәкъдим итте.
-Без барысын да үзебез җитештерәбез. Чәчәкләр үстерү белән дә шөгыльләнәбез. Шулай ук ярминкәләрдә сыер ите дә саткалыйбыз. Санкцияләр белән куркытасы юк, авыл беркайчан да ач булмады һәм булмаячак, Әзрәк хөкүмәт ярдәме булса, шәһәрне үзебез туйдырабыз,- ди ул.
Сәгать уннарга инде ит, кош-корт ите сатучыларның күбесе товарын сатып бетереп, кәнагәть булып утыра иде.
Ярминкәгә авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар сыер, сарык ите, бодай, арпа, бал, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Айдар Салахов белән бер төркем җитәкчеләр сәүдә рәтләрендә йөреп, продукцияләрнең бәяләре белән кызыксынды, сатып алучылар һәм ярминкәгә килгән сатучылар белән аралаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев