Минзәлә игенчеләре урак башыннан 87355 тонна ашлык суктырдылар
Районда иң беренчеләрдән булып көзге чәчүгә «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе механизаторлары кереште һәм 264 гектарда көзге бодай чәчеп куйдылар.
Барлыгы 87355 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Районда «Калморза» «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, «Рус» хуҗалыгыннан башка калган хуҗалыклар бөртекле һәм бөртекле —кузаклы культуралар суктыруны төгәлләп куйдылар. Район буенча уртача көзге бодай- 25,9 ц., арпа-21,4 ц., борчак-11,2 ц., солы 16,2 ц., уңыш бирде. Әлегә район буенча сабан бодаеның 66,5 проценты суктырып алынды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 23,7 центнер тәшкил итә. 20 нче август көнне районыбыз басуларында 16 комбайн эшләде һәм 1475 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу эш 9090 гектарда башкарылды, шуның 6765 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән. Туфрак эшкәртүдә 12 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10800 гектар җир әзерләнде.
Безнең белешмә.
Республика күләмендә бер миллион 100 мең гектарда игеннәр суктырып алынган. Өч миллионга якын тонна артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 26,5 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев