Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре уралар да, чәчүен дә чәчәләр

Районда иң беренчеләрдән булып көзге чәчүгә «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе механизаторлары кереште һәм 316 гектарда көзге бодай чәчеп куйдылар. Шулай ук «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы механизаторлары 171 гектар көзге бодай чәчтеләр.

(Дилфас Галиев «Мензеля-информ»). 

Барлыгы 88 403 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Районда «Калморза», «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, «Рус» хуҗалыгыннан башка калган хуҗалыклар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктыруны төгәлләп куйдылар. 

21 нче август көнне районыбыз басуларында 41 комбайн эшләде һәм 1093 тонна ашлык суктырып алдылар. 

2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу эш 9405 гектарда башкарылды, шуның 6930 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән. Туфрак эшкәртүдә 13 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 800 гектар җир әзерләнде. 

Безнең белешмә 

Республика күләмендә бер миллион 230 мең гектарда игеннәр суктырып алынган. Өч миллион тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 26,2 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев