«Минзәлә – информ» һәм 2 нче мәктәп яшь экологларының зур дусты Владимир Мозаффаров вафат булды
Фотода ул икенче рәттә сулдан беренче
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең элеккеге әйдәп баручы белгече Владимир Макарович Мозаффаров вафат булды. «Минзәлә-информ» га бу күңелсез хәбәрне 2 нче урта мәктәпнең география укытучысы Рушания Зиязиева җиткерде.
- Безнең мәктәп Владимир Макарович белән 2017 елдан 2021 елга кадәр тыгыз хезмәттәшлек итте. Аның белән конференцияләр, семинарлар үткәрдек. Ул безнең эко-дәресләргә еш кына кунак рәвешендә килә иде. Кызганычка каршы, соңгы вакытта авырый иде, - диде Рушания Рәҗәп кызы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир Мозаффаровны «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» белән дә дустанә элемтәләр бәйләде. Күп еллар дәвамында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» тарафыннан эшләнгән батарейкаларны җыю буенча оештырылган акцияне хуплап кабул итте. Ә 2019 елда үзе дә “Минзәлә –информ” тарафыннан батарейкалар җыю буенча үткәрелгән чарада турыдан-туры катнашты, ул көнне 202 килограмм батарейкалар җыелып утильләштерүгә җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев