Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетенә Төркиядән кунаклар килде

Әлеге визит шушы атнаның җомга көнендә булды.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә мәчетендә Төркиянең Бурса шәһәреннән, чыгышы белән Казан татарларыннан булган, Саимә ханым Өнҗел кунак булып китте. 

— Әби-бабаларының туган җирләрен сагынып кайтып, каберләрен зыярат кылганнан соң Минзәлә мәчетендә намаз укып, тарихи мәчетебезнең матурлыгы, эчке һәм тышкы бизәлеше белән сокланып китте, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Саимә Өнҗел — рәссам-каллиграф, шамаил, матур гарәп язу остасы. Төркиядә мәчет диварларын аять-догалар белән бизәкләү, шамаилләр, милли орнаментлар ясау белән шөгыльләнә. 

Исегезгә төшерәбез, быел Минзәлә мәчетенә кунак буларак Яр Чаллыда укучы Мисырдан студент килгән иде, ә Фәләстыйн делегациясе мебель фабрикасында булды һәм шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев