Минзәлә мәчетендә Гает намазы 20 мартта сәгать җидедә укылачак
Ураза гаете — Исламда Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелә торган зур бәйрәм.
Аның юл башы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) заманына — 624 елга ук барып тоташа.
20 мартта бар мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбәрәк бәйрәм район авылларында һәм шәһәребез мәчетендә 6.30 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башланачак. Гает намазы 7.00 сәгатьтә укылачак. Аңа кадәр фытыр сәдакасы бирелә. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйсһиссәәллам сөннәте буенча гаеткә барыр алдыннан түбәндәгеләрне эшләү зарури:
-бәйрәм көне алдыннан госел алу (бөтен тәнне юып су белән коену);
-пакъ, матур кием кию;
-ирләргә хушбуй сөртенү;
-Ураза гаетенә барган вакытта хөрмә җимеше ашау.
Риваятьтә: "Ураза бәйрәмендә Пәйгамбәребез(с.г.в) беркайчан да берничә хөрмә җимеше ашамыйча урамга чыкмый иде«,-диелгән(Бохара);
-Ураза гаетенә барганда эчтән, тавыш белән түбәндәге тәкбир-тәшрикны әйтү. «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә иллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләһил хәмбе»
-Намазга барганда бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юлдан кайту(Бохара);
-бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару
Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен тәбрик итәләр. Һәр йортта бәйрәм өстәле, коймак, таба ашы әзерләнә.
Туганнар, дуслар белән күрешү, авыру кешеләрнең, ялгызларның, картларның хәлен белешеп, зиратларга бару, мәрхүмнәрне догалар белән искә алу-бәйрәмнең матур гадәтләре. Бу көннәрдә шәүвәл уразасы тотылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев