Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә ифтар ашлары уздырыла

Рамазан аенда ураза тоту — ул ислам динендәге биш багананың берсе.

Шуңа күрә ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Шөкер районыбыз авылларында һәм шәһәребездә дә ураза тотучылар саны артканнан арта бара. Шуның белән беррәттән, көн буенча ашау-эчүдән тыелып торган кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре еш үтә. 


Минзәлә районының Аю, Наратлы Кичү, Хуҗамәт, Җәмәк авылы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уздырылды инде. Мәсәлән, Минзәлә мәчетендә берничә гаилә берләшеп авыз ачу мәҗлесе оештырды. Ифтар мәҗлесләрендә имамнарыбыз тәрбияви вәгазьләр укый. Коръән Кәримнең сүзләре, хәдисләре белән рух-калебеңне көчәйтә торган нәсыйхәтләр әйтелә. Дин әһелләре тарафыннан тәрбияви чыгышлар сыгылып торган табыннар — болар барысы да ураза тотучы кардәшләребез өчен оештырыла. Безнең мәчетебездә дә ифтар ашлары күңелле оешкан төстә уза.

Минзәлә мәчетендә 6 март көнне дә берничә гаилә берләшеп, ифтар мәҗлесе үткәрде. Ифтар мәҗлесендә Чаллы шәһәренең Ак тәүбә мәчете мөгаллиме Габдрахман хәзрәт тә катнашты. Ул хатыннарның ирләргә карата тәрбияви мөнәсәбәте турында вәгазь сөйләде. Салават шәкерт дога укыды. Шәһәр халкы, мәхәлләбез, үзебезнең җирле шәхси эшмәкәрләр ярдәмендә ифтар ашлары оештырабыз,-ди мәчет имамы Рәмзил хәзрәт. Рамазанда изге гамәлләрне мөмкин кадәр арттыру зарури. Бу айда Коръән уку, никах укыту, ифтар кылдыру, исем кушу, туганнар белән якынаю, бер-береңнән гафу үтенү иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә. 

Минзәлә мәчетендә бер кешене авыз ачтыру якынча 500 сумга төшә. Шәһәр мәчетендә авыз ачуда 90 кеше катнашты. Юрий Исламов мәчеттә авыз ачтыру өчен 5 мең сум акча һәм бер сарык түшкәсе бирде. Калган гаиләләр күпме акча биргәннәрен әйтергә теләмәделәр. Анысы аларның эше. Театр директоры Фаяз Хизбуллин зур казанда плау пешерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев